Мондый һава торышы булганда, мөмкин булса, өйдән чыкмаска, шулай ук актуаль яңалыклар алу өчен радио яки телевизорны кабызырга киңәш ителә
Татарстанда давыл турында кисәтү игълан ителде – 17 июльдә көн ахырына кадәр һәм 18 июль төнендә Татарстанда көчле яңгыр көтелә, дип кисәтәләр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә.
Мондый һава торышы булганда, мөмкин булса, өйдән чыкмаска, шулай ук актуаль яңалыклар алу өчен радио яки телевизорны кабызырга киңәш ителә.
Урамда булганда җир асты кичүләрендә яки су басу мөмкин булган башка биналарда качарга кирәкми. Ихтимал су өсте тигезлегеннән югарырак булган ышык урыннарны эзләргә кирәк. Әгәр дә бинада су басу башлана икән, аны ташлап, калкулыкка күчәргә кирәк.
Автомобильдә булганда юл читенә яки кырый уң рәткә чыгарга, авария сигналын кабызырга һәм начар һава торышын көтәргә кирәк.
Чыганак: Татар-информ
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев