erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәлак булган дип игълан ителгән хәрбинең исән-сау кайту видеосын миллион кеше караган

Махсус хәрби операциядә һәлак булган дип игълан ителгән һәм туган йортына исән-сау кайткан Татарстан хәрбие турындагы видеоны 1 млн кеше караган. Татарстанның Зәй районы хәрбиенең тарихы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының Youtube-каналында чыкты.

«Рәйхан» 2022 елның 21 сентябрендә хезмәткә алынган. Аның белән әнисе һәм хатыны элемтәдә торган. Беркөнне аларга «Рәйхан» берничә якташы белән һәлак булучылар арасында санала дип хәбәр иткәннәр.

Әмма бу мәгълүмат дөрес булмады. 4 майда хәрби туган авылы Суык-Чишмәгә исән-сау кайтты һәм якыннары белән күреште. Өйдә аны хатыны һәм әнисе көткән, алар якынының һәлак булуына ышанмаган.

Бу видео караучыларны елаткан. Видеороликка 23 мең кеше «миңа ошый» дип бәя биргән һәм 2,7 мең комментарий калдырганнар.

Аннары Youtube-каналында бу тарихның дәвамы чыкты. Анда «Рәйхан» әнисе Энҗегә автомобиль бүләк иткән. Әнисе һәр көнне 15 чакрым Зәйгә җәяү йөреп эшли икән, ә ул якларда автобуслар сирәк йөри.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Рәйхан, сәламәт бул! Син исән һәм сәламәт кайтып әниеңә иң зур бүләкне ясадың инде! Аллаһ сине сакласын! Синең яхшы һәм тыйнак икәнлегең күренә. Һәрвакыт шундый булып кал!. Без сезнең белән! Булдыра алганча ярдәм итәбез. Мондый егетләр белән Җиңү безнеке булачак!» - дип комментарийлар калдырганнар.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X