Якташыбыз Рөстәм Галиуллинга дәрәҗәле исем бирелде
Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Язучы, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, Арча районының Наласа авылында туып үскән якташыбыз Рөстәм Галиуллинга «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде.
Мактаулы исем Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә әдәбиятны һәм массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш кертүе, нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев