erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа елда бергә булыйк

2025 елга аяк бастык. Яңа елны ничек каршылыйсың, шулай дәвам итә, диләр бит. Без аны газета укучыларыбыз саны белән бәялибез

Димәк, безнең өчен уңышлы башланды. Бу безнең өчен икеләтә шатлык.

Беренчедән, бу газетабыз 95 еллыгын билгеләп үтүче истәлекле ел. Икенчедән, төп газета укучыларыбызны югалтмадык, шуңа әле яңалары да өстәлде. Елның беренче яртыеллыгында безнең белән бергә булуыгыз өчен рәхмәт, хөрмәтле газетабызны алдыручылар, дуслар, хәбәрчеләребез!

2025 елның беренче яртыеллыгына “Арча хәбәрләре” район газетасына яздыручылар саны өч меңгә якын. Бу узган елның беренче яртыеллыгыннан беразга гына кимрәк булса да, икенче яртыеллыгыннан күпкә артык. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле газетабызны алдыручылар, компьютер, телефоннарны читкә куеп, безне яратып укучылар. Киләчәктә дә шулай бер-беребездән аерылмыйча, киңәшләшеп, фикерләшеп, аралашып, хәбәрләшеп яшик.

Яшермибез, вакытлы матбугатка язылу соңгы елларда җиңелләрдән бармый. Сәбәпләрен аңлыйбыз, без дә сезнең кебек үк кешеләр. Беренчесе – бәясе. Әйе, елдан-ел арта. Нишлисең, дөньясы шундый. Бездән генә торса икән ул. Кәгазе, бастыруы... Тагын да кыйммәтрәк чыкмасын өчен газетаны атна саен Казаннан үзебез алып кайтабыз инде. Газета укучыларыбыз өчен үзебездән торганны эшләргә тырышабыз.

Бәяләр пенсиягә генә яшәүче өлкәннәребезне күбрәк хафага сала. Әмма аларны сөендерү мөмкинлеге дә бар икән бит. Балалары, якыннары, дуслары әти-әниләре, әби-бабайлары, туганнарына бүләк ясап, аларны ярты елга район газетасына яздыра ала. Шулай ук ялгыз карт-карчыклар да сезнең бу изгелегегезгә сөенер иде. Өлкәннәрне куандыру өчен күп кирәк түгел. Сезнең өчен ул акча берни түгел, бер кибеткә кереп чыгарга да җитми, ә олылар ярты ел буе, газетаны кулына алган саен, сезне рәхмәт әйтеп искә төшерә. Быел бу эшне күпләр башлап җибәрде, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) быел да мәгариф өлкәсендә эшләп чыккан хезмәт ветераннарына шундый бүләк ясады. Алдагы яртыеллыкта башкалар да бу игелекле эшкә кушылмый калмас, дип өметләнәбез.

“Хәзер аның белән генә сөендереп булмый, кечкенә бәбидән алып сиксәнне узган әбигә кадәр телефонда утыра”, – диючеләр бар. Аңлыйбыз һәм бик яхшы беләбез дә. Хәзер технология заманы, бар нәрсә шуңа корылган. Бик яхшы, заман белән бергә атлап барырга кирәк. Әмма нинди сәбәп табарга тырышсак та, “теш чыкканнан бирле” район газетасын алдырып барган кеше телефонга алданып аны укудан туктамый.

– Нигә газетагыз атнага бер тапкыр гына чыга? Элек ике тапкыр алдыра, рәхәтләнеп укый идек, – дип гаҗәпләндерде, шул ук вакытта сөендерде дә беркөн бер апа.

– Бер тапкыр алсагыз да, ике номер бергә кушылып килә, аның күләме кимемәде, – дип аңлаттык аңа.

Күргәнегезчә, бу алда әйткән сүзләргә аңлатма. Тел белән әйтмәсәләр дә, өлкәннәр газетабызны көтеп ала. Яшьләр дә сафыбызга кушылып китте. Махсус алар өчен сәхифәләр чыгып, яшь хәбәрчеләрнең иҗатлары да басылып бара. Бу да безнең өчен зур плюс һәм киләчәктә дәвам итәр өчен бер тәкъдим. Һичшиксез, яшьләребез, аларның иҗатлары быел да игътибар үзәгендә булачак.

Шулай ук даими хәбәр-челәребез белән дә элемтәне югалтмабыз, дип уйлыйбыз. Языгыз, безнең белән бергә булыгыз. Сез безнең өчен бик тә кадерле. Ничә елдан бирле мәктәпләр, балалар бакчалары белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Укытучылар, тәрбиячеләр дә хәбәрчеләр сафын тулыландырыр, дип өметләнәбез. Үткән чаралар турында гына түгел, тәрбия темасына да мәкаләләр язсалар, бик рәхмәтле булыр идек.

Күмәк эш таулар күчерә, дигән халык мәкале бар. Һәрвакытта да җиңүгә күмәк көч белән тотынганда гына ирешеп була. Авырлыкларны җиңеп чыгарга безгә, беренче чиратта, сез булыштыгыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз. Зур рәхмәт сезгә. Ел дәвамында аны матур мәкаләләр белән баетып баруда да сездән хәбәрләр көтәбез.

Бүген рәхмәтләребезне иң зурысын почта бүлекчәләре җитәкчеләре һәм хат ташучыларга да җиткерәсебез килә. Аларның тырышлыгы әйтеп бетергесез. Хезмәтләре бик авыр, моны үзе шул урында булмаган кеше аңламый да. Шуңа карамастан, хат ташучылар бик тырышты, күбесе алларына куелган планны үтәп чыкты.

Район җитәкчеләре һәрчак безгә ярдәм кулы сузарга тырыша. Район башлыгы Илшат Нуриевка, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвира Вафинага, район Советының аппарат җитәкчесе Радик Галимуллинга (район хакимияте хезмәткәрләре ел да башкаларга үрнәк күрсәтә), авыл җирлекләре башлыкларына, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияровка, мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюповка, район поч-та бүлегенең подписка буенча җаваплы хезмәткәре Фаил Абдуллинга да рәхмәтлебез. Мәгариф хезмәткәрләре быел да зур активлык күрсәтте. 

Бердәмлектә – көч, дибез. Моның шулай булуына кат-кат инанабыз. Бу юлы да уңай күрсәткечләрнең төп сәбәбе шул бердәмлегебез, дияргә була. Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт, эчке эшләр бүлеге, суд приставлары, “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы, “МСО”, “Водоканал-Сервис”, “КСМ” ширкәтләре, Арча элеваторы, “Арча нефть продуктлары” җәмгыяте, район газ хезмәте, район үзәк хастаханәсе, “Игенче” хуҗалыгы, Арча педагогика көллияте, Арча Укучылар сарае, сәнгать мәктәбе, администрация, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе коллективлары газетабызны эш урыннарына күпләп яздырды. Район китапханәчеләре быел да актив булды. Арча шәһәрендәге беренче, икенче дүртенче, алтынчы, тугызынчы (бу коллективка аерым рәхмәт, чөнки алар ел да иң күп газета яздыручылар), унынчы, унберенче балалар бакчалары тәрбиячеләре, беренче, өченче мәктәп, Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицей укытучылары да читтә калмады. Алар да быел безнең белән булачак. Гомумән, барлык авыл, шәһәр мәктәпләре укытучыларына, тәрбиячеләргә рәхмәтебез зур. Алар, гадәттәгечә, безнең газетабызга бердәм язылучылар булды. Без дә, үз чиратыбызда, елдагыча районыбызның мәгариф һәм мәдәният тормышын яктыртып барырга ышандырабыз.

Шуны да исегезгә төшерәбез, төрле мәшәкатьләр белән әгәр район газетасына язылырга онытып җибәргәнсез икән, борчылыр урын юк, һәр җомга газетаны редакциядән алып китәргә иренмәсәгез, ярты бәясенә генә дә язылырга була. Бу газета укучыларыбызга тудырган тагын бер мөмкинлек.

Шулай бергә-бергә иңне-иңгә куеп, кулга-кул тотынып 2025 елга кердек. Яңа ел һәрберебезгә бары тик шатлыклар гына алып килсен. Сәламәт булыйк, гаиләләрдә иминлек хөкем сөрсен. Илебезгә тынычлык килсен, егетләребез җиңү яулап исән-сау кайтсын. Яңа елда бергә булыйк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев