erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яшүсмерләр ата-аналар ризалыгыннан башка банкларда счет ача алмаячак

1 августтан үз көченә кергән киләсе закон шулай ук аферистларга каршы көрәшүгә юнәлтеләчәк.

14-18 яшьтәге үсмерләр законлы вәкилләренең язмача ризалыгы белән генә банкта счет ача алачак. Искәрмә булып тулы хокуклылыкка ия булган балалар (мәсәлән, өйләнгән, хезмәт килешүе нигезендә рәсми рәвештә эшләүче яки әти-әнисе, уллыкка алучылары яки попечительләре ризалыгы белән эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләр) тора.

Әлеге закон беренче чиратта дропперлар эшчәнлеген чикләүгә юнәлтелгән. Дропперлар эшчәнлеге яшүсмерләрнең картасы аша алданган кешеләрнең акчаларын чыгарудан гыйбарәт. Суммалар кайвакыт берничә миллион сум тәшкил итә ала.

Яшүсмерләргә 1 августка кадәр бирелгән карталар элекке режимда эшләвен дәвам итәчәк, алар өчен бернинди дә чикләүләр кертелмәячәк.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев