Яшүсмерләргә ничә яшьтән эшләргә ярый?
Яшүсмерләр җәйге каникуллар чорында вакытлыча эшкә урнашырга теләсә, кая мөрәҗәгать итәргә? Ничә яшьтән рәсми рәвештә хезмәт куярга ярый һәм эшкә урнашканда нинди документлар таләп ителә?
- Россиядә эшкә 16 яшьтән урнашып була. ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хәбәр иткәнчә, моның өчен әти-әнинең яки опека һәм попечительлек органының рөхсәте кирәкми.
- 15 яшьтән дә эшләргә ярый, ләкин закон сәламәтлеккә зыян китерми торган җиңел хезмәтне генә башкарырга рөхсәт итә. Мәсәлән, гардеробчы, курьер, реклама бүлеге хезмәткәре, савыт-саба юучы, комплектлаучы, китапханәче, архивариус, флорист, фотограф (һ.б.) кебек эшләрне.
- 14 яшьтә дә 15 яшьтәге кебек эшләр рөхсәт ителә, ләкин эшкә керү өчен әти-әнисенең рөхсәте кирәк була.
- 14 яшьтән кечерәк балалар хезмәт килешүе буенча эшли ала. Аларга, әгәр сәламәтлек һәм рухи үсешенә зыян китермәсә, кино һәм театрда эшләргә, концертларда яки цирк тамашаларында катнашырга ярый. Моның өчен әти-әнинең һәм опека органының рөхсәте таләп ителә, ә килешүне әти-әни яки опекун имзалый, дип аңлата юристлар.
Хезмәт килешүе төзергә кирәкме?
Әгәр мәктәп укучысы яки студентны каникул вакытында оешмага вакытлыча эшкә кабул итәләр икән, хезмәт килешүе төзү мәҗбүри. Шунсыз кабул итсә, эш бирүче закон бозган була. Аңа РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.27 маддәсе буенча штраф яный. Хезмәт килешүе хезмәткәрнең хокукларын яклый. Яшүсмер очрагында бу аеруча мөһим.
Яшүсмергә вакытлыча эшкә урнашканда хезмәт килешүе төзү өчен нинди документлар кирәк?
- әтисе яисә әнисенең (яки тәрбиягә алучының) язмача ризалыгы;
- эшкә урнашучы яшүсмернең туу турында таныклыгы һәм әтисе яисә әнисенең паспорты күчермәсе;
- 14 яшькәчә мәктәп укучысы эшкә урнашса, опека һәм попечительлек органыннан рөхсәт;
- төп гомуми белем турында документ яки белем бирү учреждениесеннән чыгару турында боерык;
- паспорт, хезмәт кенәгәсе, дәүләт пенсия иминияте таныклыгы һәм, әгәр булса, хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле граждан таныклыгы;
- эшкә урнашу алдыннан медицина тикшерүе эш бирүче исәбенә уздырыла.
Каникуллар чорында көнгә һәм атнага ничә сәгать эшләргә рөхсәт ителә?
ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәгълүматлары буенча:
- 14-15 яшь: көнгә – 4, атнасына 24 сәгатьтән артмаска
- 15-16 яшь: көнгә – 5, атнасына 24 сәгатьтән артмаска
- 16-18 яшь: көнгә – 7, атнасына 35 сәгатьтән артмаска тиеш
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев