erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Илсөя Бәдретдинова: «Җиде ел элек мин, бернәрсәсез, бала белән урамда калдым»

Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдәге язылучыларның сорауларына җавап биргән.

Җырчыдан киңәш сораучылар да бар. Илсөя Бәдретдиновадан оста кыска җаваплар. 

– Нигә хәзер егетләр кызларына “яратам” дип әйтмиләр? 
– Үзләрен ныграк яраталар, әллә нәрсә шунда... Кызлар үпкәләр урынына – ирләр үпкәли. Кызлар түгел  ирләр зарлана. Бу исемлекне дәвам итеп була...

– Илнурның хатыны көнләшмиме? Ир белән хатын кебек җырлыйсыз бит.
– Илнурның хатыны Айгөл үзе дә артист. Бик чибәр, акыллы һәм зирәк хатын. Без һәрвакыт элемтәдә торабыз. Бу темага сөйләшкәнебез дә булмады.

– Күңелдә бушлык булганда кире торып басарга каян көч табасыз?
– Миннән кыенрак, авыррак тормыш хәленә эләгүчеләр барлыгын исемә төшерәм. Кемдер дәваланмый торган авырудан интегә, кемдер якын кешесен соңгы юлга озата...

– Сезнең төркемдә араларында мәхәббәт булганнар бармы?
– Юк. Без барыбыз да туганнар диярлек.

– Минем улым бар. Күпләр: “Тагын бер бала алып кайт”, – ди. Ә мин куркам. Бер бала анасы буларак нәрсә киңәш итәсез?
– Бөтен кеше әйтә дип кенә бала тапмыйлар инде. Сезнең теләктән һәм Аллаһ Тәгалә рәхмәтеннән тора.

– Иске агач өйдә торуыгыздан оялыр идегезме? Финанс ягы тыгыз булса?

– Җиде ел элек мин, бернәрсәсез, бала белән урамда калдым. Төрлесе булды. Хәтта агач йортым да юк иде. Нәрсәсе оят аның? Мыжылдап торган тараканлы фатирлар…. Подъезд юулар… Бар да булды. Оялмадым. Тормыш бик кызык нәрсә ул. Бүген син агач йортта, иртәгә – мин булырга мөмкин..

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев