Иренә пычак кадаган
Бу җан тетрәндергеч хәл Уфада булган.
Кичә суд авыр җинаять кылган хатынга хөкем карары чыгарды. 58 яшьлек хатын иренә пычак кадаган. Хәзер аны гомум режимлы колониядә 7 ел көтә.
Быел март аенда Уфада үз йортында ир үтерелә. Тикшерү барышында үтерүгә мәрхүмнең хатыны катнашы булуы ачыклана.
Алар спиртлы эчемлекләр эчкән һәм араларында низаг килеп чыккан. Ир хатынына берничә тапкыр суккан. Сакланырга омтылып, хатын иренең күкрәгенә пычак кадаган.
Зыян күрүче шунда ук вафат булган.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zhizn/Iren-pichak-kadagan-28587/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев