Белеп торыйк.
Җәйнең беренче атнасында Татарстанда тотрыксыз һава торышы сакланачак, әмма атнаның икенче яртысында республикада бераз җылытып җибәрәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан билгеле булды.
Иртәгә, 2 июньдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Кыска вакытлы, ә көндез кайбер районнарда көчле яңгырлар яву фаразлана. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Көндез Татарстанның аерым районнарында яшенле яңгыр һәм секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Кайбер урыннарда боз яварга да мөмкин.
Шул ук вакытта июньнең икенче көнендә һава температурасы төнлә +6..+11 градус, ә көндез +16..+21 градус булачак, дип хәбәр итте синоптиклар.
Чәршәмбе, 3 июньдә, төбәктә кыска вакытлы яңгырлар дәвам итәчәк, әмма көндез алар күбесенчә республиканың көнчыгыш өлешендә булачак, дип көтелә. Кайбер районнарда яшен булырга мөмкин. Төнлә бераз салкынрак — +5..+10 градус, ә көндез бераз җылырак — +17..+22 градус булачак.
Пәнҗешәмбе, 4 июньдә, Татарстанда янәдән кыска вакытлы яңгыр яву көтелә, әмма бу юлы бары тик аерым урыннарда гына. Температура фоны күтәреләчәк: төнлә термометр баганалары +7..+12 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава +19..+24 градуска кадәр җылыначак.
Метеорологлар мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә, 5 һәм 6 июньдә, республикада һава торышы тотрыксыз булып калачак. Кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булырга мөмкин. Һава температурасы исә сизелерлек үзгәрмәячәк: төнлә +8..+13 градус, ә көндез +19..+24 градус җылы булачак, дип көтелә.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-yangyr-yasen-ham-temperatura-fony-kutarelu-farazlana-5924494
Нет комментариев