Казан бюджеты өчен тышкы реклама керемнәре артачак
2026 елда Казан шәһәре бюджетына тышкы рекламадан керемнәр сизелерлек үсеш күрсәтер дип көтелә.
Казан шәһәрендә тышкы реклама өлкәсеннән керемнәр артуы планлаштырыла. 2025 ел нәтиҗәләре буенча әлеге тармактан бюджетка 314 миллион сумнан артык акча кергән. 2026 елда бу санны 420,6 миллион сумга кадәр җиткерү күздә тотыла.
Бу хакта Казан шәһәре башкарма комитетының тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы Әскәр Баһаветдинов эшлекле дүшәмбедә хәбәр итте. Аның сүзләренчә, шәһәр мохитен формалаштыруда реклама мөһим роль уйный.
Узган елда шәһәрнең кайбер урамнарында, аерым алганда Фучик һәм Академик Сахаров урамнарында метроның икенче линиясе төзелеше сәбәпле, 24 реклама корылмасы вакытлыча сүтелгән. Бу бюджет керемнәренең якынча 10 миллион сумга кимүенә китергән.
Шул ук вакытта, 2025 елда биш реклама корылмасы яңадан торгызылган. Алар буенча түләүләр яңартылу нәтиҗәсендә, 2026 елда шәһәр казнасына өстәмә 1,7 миллион сум керәчәк.
Әскәр Баһаветдинов билгеләп үткәнчә: «Тышкы реклама – шәһәрнең визуаль йөзе. Ул бизнеска да, халыкка да уңайлы булырга тиеш. Безнең максат – әлеге өлкәдә баланс табу һәм аны шәһәр үсеше ресурсына әверелдерү».
Казан шәһәрендә реклама базарын тәртипкә салу һәм үстерү эшләре дәвам итә. Бу юнәлештәге яңалыкларны arskmedia.ru сайтында күзәтеп барырга мөмкин.
Чыганак:Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев