erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Казан – Оренбург трассасында автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәте яңадан торгызылды

Татарстан территориясе аша узучы Казан – Оренбург федераль трассасында автобуслар һәм йөк автомобильләре өчен кертелгән чикләүләр гамәлдән чыгарылды.

Татарстанда Казан – Оренбург федераль трассасында автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәтенә кертелгән вакытлыча чикләүләр тулысынча бетерелде. Юл хәзер барлык төр транспорт өчен дә ачык.

«Волго-Вятскуправтодор» мәгълүматлары буенча, зур габаритлы транспорт чараларының хәрәкәте юлның 88 нче километрыннан алып 249 нчы километрына кадәрге өлешендә чикләнгән иде. Бу чаралар көчле кар явуы һәм буран сәбәпле юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан кертелгән иде.

Искәртеп узыйк, моңа кадәр автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәте Казан – Оренбург трассасыннан тыш, Чистай – Түбән Кама һәм Алексеевск – Әлмәт юлларында да вакытлыча туктатылган иде. Хәзерге вакытта әлеге юлларда да хәрәкәт торгызылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев