erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Казанда балигъ булмаганнар өчен электр самокатлары прокатын чикләргә телиләр

Бүгенге көннән Казан урамнарында электр самокатын арендага алу өчен цифрлы ID кулланырга мөмкин. Ел ахырына кадәр аларны балигъ булганнар гына ала алырлык итеп эшләргә планлаштыралар. Бу хакта журналистларга ТР цифрлар министрлыгы башлыгы Илья Начвин сөйләде

"Без электросамокатларны балигъ булганнар гына ала алсын өчен эшләргә телибез. Бу юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен кирәк. Хәзер без цифрлы ID сынап карый башладык, ел ахырына кадәр без бу эшне тәмамларбыз дип уйлыйм", - дип аңлатты ул.

Аның сүзләренчә, мондый чикләү электр самокатлары булган юл-транспорт һәлакәтләре санын киметәчәк һәм юлларда гына түгел, тротуарларда да хәлне куркынычсызрак итәчәк. 

Чыганак: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев