erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Казанда Чехов урамында транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәтен өлешчә чикләячәкләр

Тиешле чикләүләр Достоевский урамында торак комплекс төзү белән бәйле.

Казанда Чехов урамында транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәтен өч айга диярлек чикләячәкләр. Тиешле чикләүләр Достоевский урамында торак комплекс төзү белән бәйле.

Шәһәр мэриясенең матбугат үзәгендә хәбәр итүләренчә, 22 июльдән 11 октябрьгә кадәр Чехов урамындагы 28 нче йорт янындагы тротуар ябык булачак. Моннан тыш, машина йөрү өлеше буенча Лесгафт урамы юнәлешендә хәрәкәтне өлешчә чикләячәкләр.

Чыганак: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев