erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Казанда чыгарылыш сыйныф укучыларының 60% ы профильле математика буенча БДИ сайлаган

Быел Казанның 9 нчы сыйныфларын тәмамлаучылар арасында иң кирәкле фәннәр география, информатика һәм җәмгыять белеме булды. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, географияне ОГЭ тапшыру өчен тугызынчы сыйныф укучыларының 40,6% ы сайлаган, информатиканы – 40,1%, җәмгыять белемен – 36,7%.

11 нче сыйныфны тәмамлаучылар арасында профильле математика иң популяры булып кала. Бу фәнне 60% укучы тапшырырга планлаштыра. Лидерлар өчлегенә шулай ук җәмгыять белеме (34%) һәм информатика (24%) кергән.

2026 елда Казанда барлыгы 23,1 меңгә якын чыгарылыш сыйныф укучысы дәүләт йомгаклау аттестациясен уза. Шулардан 16,1 мең кеше 9 нчы сыйныфны тәмамлый, тагын 6,9 меңе -11 нче сыйныфны.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев