erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Казанда Сөембикә манарасын 2026 ел ахырына кадәр ныгытырга планлаштыралар

Тикшерү нәтиҗәләре буенча һәйкәлнең техник торышын эшкә сәләте чикләнгән дип бәяләделәр.

Казан Кремлендәге Сөембикә манарасын ныгытуны 2026 елның декабренә кадәр тәмамларга планлаштыралар. Бер үк вакытта 2027 елның августына кадәр Кремль диварлары участокларын ныгыту эшләре тәмамланырга тиеш. Тиешле тендерлар дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.

Эшләрнең заказчысы - «Татарстан Республикасы Главстрой»ДБУ. Ике проектка да 976 млн сумнан артык акча юнәлтү планлаштырыла.

Сөембикә манарасын тикшергәндә белгечләр күп санлы кимчелекләрне ачыклаганнар. Алар арасында-кирпеч өслегенең җилләнүе һәм җимерелүе, киңлеге 7 мм га кадәр җиткән ярыклар, стеналарны көчәйтү элементларының коррозиясе һәм зарарлануы, агач баганаларның һәм такталарның черүе, шулай ук бизәкләү катламының китүе һәм башка зарарланулар.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча һәйкәлнең техник торышын эшкә сәләте чикләнгән дип бәяләделәр.

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/basnyu-syuyumbike-v-kazani-planiruyut-ukrepit-do-konca-2026-goda-6034627

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев