erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Казанның тарихи Марков йортындагы коммерция мәйданы 85 миллион сумга сатуга куелган

Казанның җәяүлеләр өчен иң популяр урамнарының берсе булган Бауман урамында урнашкан тарихи Марков йортындагы беренче кат һәм подвал мәйданы сатуга чыгарылган. Мәдәни мирас объекты саналган бинаның бәясе 85 миллион сум дип күрсәтелә.

 

Казанның Бауман урамында урнашкан атаклы Марков йортындагы коммерция мәйданы сатуга куелган. Игълан мәгълүматларына караганда, тарихи бинаның беренче каты һәм подвалы өчен 85 миллион сум сорала.

Сату объектының гомуми мәйданы 236 квадрат метр тәшкил итә. Шуның 181,7 квадрат метры беренче катка, ә 54,2 квадрат метры подвал өлешенә туры килә. Айлык аренда түләве 682 мең сумнан артык дип бәяләнә, инвестицияләрнең якынча 10 елда кайтачагы фаразлана.

Марков йорты Казанның тарихи үзәгендә урнашкан һәм шәһәрнең архитектура истәлекләренең берсе булып санала. Бина 1853 елда беренче гильдия сәүдәгәре Алексей Марков өчен төзелә. 1915 елда ул архитекторлар П. Чернецкий һәм Ф. Амлонг проекты буенча яңадан үзгәртеп корыла.

«Марков йорты Россия Федерациясенең мәдәни мирас объектлары дәүләт реестрына кертелгән», — дип күрсәтелә ачык чыганакларда.

Тарихи бина соңгы классицизм стилендә төзелгән, соңрак аның архитектурасына эклектика элементлары өстәлә. Реконструкциядән соң йорт дүрт катлыга әверелә, фасадында колонналар, бизәкле лепнина, эркерлар һәм балкон рәшәткәләре пәйда була.

Революциядән соң бинаның югары катларында коммуналь фатирлар урнашкан, ә беренче катларда дәүләт учреждениеләре эшләгән. 2011 елда объект аукционда сатылып алына, ә 2013 елгы Универсиада алдыннан яңартылып төзекләндерелә.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре