erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Кемнәргә машина йөртү таныклыгын алыштырырга кирәк булачак?

Татарстанлыларга 2022 елда гамәлдә булу вакыты чыккан машина йөртү таныклыгын алыштырырга киңәш ителә

Россиядә 2022 елда гамәлдә булу вакыты тәмамланган һәм аннары автомат рәвештә озайтылган машина йөртү таныклыгын 2025 елда алыштырырга кирәк булачак. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Машина йөртүчеләргә медкомиссия узарга, пошлина түләргә һәм яңа таныклык алыр өчен ЮХИДИ бүлекчәсенә килергә кирәк булачак.

Хөкүмәт Карары белән 2022 елның апрелендә гамәлдә булу вакыты 2022-2023 елларда тәмамланган машина йөртү таныклыкларының вакыты өч елга озайтылды. Шундый ук карарлар 2023 һәм 2024 елларда кабул ителде. Димәк, машина йөртү таныклыгының гамәлдә булу вакыты автомат рәвештә 2022 елда өч елга озайтылган машина йөртүчеләр 2025 елда машина йөртү документын яңадан рәсмиләштерү процедурасын узарга тиеш.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kaiberularga-masina-iortu-tanyklygyn-alystyryr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев