Куркыныч вирус таралган
Йоктыручылар арасында татарстанлылар да бар
Татарстанда алты кеше Көнбатыш Нил вирусы (шулай ук Көнбатыш Нил энцефалиты, Көнбатыш Нил бизгәге) йоктырган. Сирәк инфекция черки тешләве аша гына күчә.
Барлык пациентларны да хастаханәгә салганнар. Алар буын һәм эч авыртудан, укшытудан һәм косудан зарланалар.
Нигездә әлеге вирус тропик һәм субтропик төбәкләрдә таралган. Ә инде россиялеләр бу төбәкләргә күпләп чыга башлагач, бездә, бигрәк тә көньякта еш күзәтелә, чөнки анда вируска яшәү өчен шартлар кулайрак.
Авыручыларның 80%ы әлеге бизгәкне йоктыруны табигатьтә ял итү белән бәйли. Моннан тыш, су басу нәтиҗәсендә черкиләр күп күләмдә үрчегән подваллы йортлар да куркыныч тудыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев