erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Күрше районда ике җиңел машина кара-каршы бәрелешкән, һәлак булучылар бар

Татарстанның Биектау районы Чыпчык авылы янында булган юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән.

Кешеләр үлеменә китергән авария шимбә кичендә булган, дип хәбәр итә ТР прокуратурасының матбугат хезмәте.

Якынча мәгълүматлар буенча, «Лада Гранта» автомобиленең йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм Hyundai Creta белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Лада Гранта»ның йөртүчесе һәм пассажиры һәлак булган. Чит ил автомобиленең йөртүчесе һәм балигъ булмаган ике пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алган.

Авариянең барлык шартларын ачыклау өчен урынга Биектау районы прокуроры Рим Сөнгатуллин килгән. Процессуаль тикшерү оештырылган.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев