erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Люцернаның уңышын югалттык. Беренче кат покос булмаячак»

Быелгы иртә килгән язга сөенсәк тә, суыклары майга калмасмы, дигән шик бар иде. Күпне күргән ил агалары моңа хәтта хәвефләнеп тә карады. Борчулары юкка булмаган. 9 май бәйрәмнәре тирәсендә булган төнге кыраулар республика кырларына хәйран зыян салган булып чыкты. (Шәһри Казан, Дилбәр Гарифуллина)

Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәге  һәм хуҗалыклар мәгълүматлары буенча, барысы 29 мең гектарга якын чәчүлеккә зыян килгән. Иң күбе Баулы, Лениногорск, Минзәлә районнарында, дип билгеләп үттеләр Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат үзәгендә. Иртә чәчелгән рапс, горчица, шикәр чөгендере һәм кукуруз  чәчүлекләре туңган. Суыктан зыян күргән чәчүлекләрне тагын бер кат мониторингларга, үсемлекләрнең үсеш ноктасының торышын билгеләргә һәм чәчүлекләр һәлак булган урыннарда  кабат чәчәргә кирәк була, диләр ведомствода.

Люцерна кырлары өшеде

Санап кителгән районнардан тыш, Актаныш кырлары да “кырау корбаны” булган. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев әйтүенчә, 8,5 мең гектар мәйданга зыян килгән.

Актанышта кырау өч төн рәттән: 8 майдан 10 сына кадәр күзәтелгән. Кайбер участокларда температура 11 градуска кадәр төшкән. Төнгә чиләктә калган су 5 сантиметрга чаклы туңган булган.

–   1998 елдан бирле эшләп, мондый хәлне күргәнем юк иде. 45әр ел эшләгән хуҗалык җитәкчеләре дә хәтерләми андый язны. Салкыны да, җылысы да, яңгыры да үз вакытында булса иде дә бит, табигатьнең үз законнары. Бик иртә җылыткач, суыгы булмый калмас дип шикләнеп, симәнәләрне запаска да калдырган идек. Шуларны кабат чәчәсе була, – ди Нәфис әфәнде. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Иң зур зыян люцерна кырларына туры килгән. Аның 70 проценты диярлеге өшеп беткән. Арпа, бодай, борчакка да салкын тигән.

– 2,8 гектар мәйданны кабат эшкәртәсе була. Яз көне чәчкән арпа, бодай культуралары икешәр-өчәр яфрагын югалтты, шуның белән уңышы да төшәчәк. Тишелеп чыкканда биш яфрагы чыга икән, аның һәрбер яфрагы 5-10 центнер уңыш бирә дип исәпләсәк, без аңардан 45-50 центнер уңыш көтәбез. Ике яфрагы өшегән икән, азрак уңыш бирәчәк. Көннәр җылытып җибәргәч, бераз күтәрелеп киттеләр әле. Тиз арада микроэлементлар кертеп тукландырабыз. Ә менә люцернаның уңышын югалттык. Беренче кат покос булмаячак. Югыйсә, көннәр җылы торганлыктан, тиз үсеп киткәч, беренче катын 20 майларда ук чабып алырбыз дип өметләнеп тора идек. Башка елларда июнь башларында гына чаба башлый идек, - дип борчылуын белдерде идарә җитәкчесе.

Әңгәмәбез ахырында Марат Әхмәтовның яратып әйткән сүзен дә искә төшерде: “Ел саен табигать белән шахмат уйныйм, мин аңа шах куям, ә ул миңа тота да мат куя". Шуның  кебек, табигать шартларына яраклашып эшләргә генә кала, ди ул...

Дәвамын Шәһри Казаннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X