erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Мәгариф министрлыгында нинди очракларда 10 нчы сыйныфка кабул итмәскә мөмкин булуларын аңлаттылар

Россия Мәгариф министрлыгы укучыларны 10 нчы сыйныфка кабул итү тәртибен аңлатты. Ведомствода «РИА Новости» га хәбәр итүләренчә, мәктәп буш урыннар булмаганда яки укучы профильле сыйныфка индивидуаль сайлап алуны узмаган очракта укырга керүдән баш тартырга мөмкин.

«Кабул итүдән баш тартуның сәбәбе конкрет мәктәптә буш урыннарның булмавы булырга мөмкин", – диелә хәбәрдә.

Министрлыкта аңлатуларынча, мондый хәлдә ата-аналарга РФ субъектының башкарма хакимият органына яки мәгариф өлкәсендә идарә өчен җаваплы җирле үзидарә органына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Мәгариф министрлыгында шулай ук мәгариф оешмалары аерым предметларны тирәнтен өйрәнү яки профильле укыту сыйныфларына кабул иткәндә индивидуаль сайлап алу уздырырга хокуклы, дип искәрттеләр.

Ведомствода балигъ булмаганнарның урта гомуми белем алу хокукын үтәү Россия Мәгариф министрлыгының, РФ Генераль прокуратурасының һәм Дәүләт Думасының аерым контролендә булуын өстәделәр.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/v-minprosveshheniya-obyasnili-v-kakix-slucayax-mogut-ne-prinyat-v-10-i-klass-6034187

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев