Ноябрь аена халык сынамышлары
Халыкта ноябрьгә карап, язның һава торышын билгеләү гадәте яши.
Борынгылар белми әйтмәс, Халык сынамышларына күз салыйк әле – дип яза Тәртип радиосы
Ноябрь нинди, яз шундый килә… Ноябрь уртасында кар төшсә, язын су күп булыр. Боз катса, язга кадәр суыклар сакланыр. Бу көннәрдә пычрак аякка иярә икән, димәк, декабрьгә кадәр суыклар булмас.
Ноябрь аенда томан җиргә кадәр төшеп, чыпчыклар чыркылдашса, җепшек кар явар.
Чәүкәләр чыркылдашса, җепшек көнгә.
Ноябрь ахырында көн болытлы яки явым-төшем булса, җәйнең беренче көннәре матур килмәс.
28 ноябрь көнне яткан кар язга кадәр эреми.
Ноябрьнең соңгы көне кояшлы икән, кыш кояш белән әллә ни сөендермәс, көн суык булса, суык өлешсез калдырмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев