erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия өчен стажны сатып алырга мөмкин

Россиядә яшәүчеләр, пенсиягә чыгу өчен хезмәт стажын һәм кирәкле пенсия балларын сатып алырга мөмкин (җитмәгән очракта).

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб “Газета.Ru” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән. Шул ук вакытта ул, җитмәгән очракта, стажның күп дигәндә яртысын гына сатып алырга мөмкин булуын белдергән. “Пенсия балларын сатып алырга мөмкинме? Әйе, әмма барысын да түгел. 1-2 ел җитмәсә, ягъни яртысыннан азрагы җитмәсә, сатып алырга мөмкин”, – дип аңлатыпүткән ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аның әйтүенчә, бәя һәр ел саен үзгәреп тора. Бессараб сүзләренә караганда, 2023 елда Россиядә яшәүчеләр күп дигәндә, 8-12 пенсия баллын (340 мең сумга) сатып алу мөмкинлегенә ия булган. Исегезгә төшерәбез: быел 58 яшьлек хатын-кызлар һәм 60 яшьлек ир-атлар пенсиягә чыга. Аларга, 15 еллык хезмәт стажына һәм ким дигәндә 28,2 пенсия баллына ия булган очракта, иминият пенсиясе билгеләнә.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/03/136940/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев