Путин Татарстанның дүрт вәкилен орден һәм медальләр белән бүләкләде
Татарстан Республикасы сәнәгатенең ике вәкиле Дуслык ордены, ә тагын икесе II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Тиешле указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.
Татарстанлылар башкалар арасында «Ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен» бүләкләренә лаек булдылар, дип билгеләп үтелә хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында урнаштырылган документ текстында.
«ТАИФ» АҖ идарәсе рәисенең икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Гүзәлия Сафина һәм В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ҖАҖ идарәсе башлыгы Ринат Хәйров Дуслык ордены кавалерлары булдылар.
II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән «Татнефть» ГАҖ бизнеска хезмәт күрсәтү үзәгенең гомуми хезмәт күрсәтү үзәге директоры Марсель Морадымов һәм «Татнефть» идарәсе башлыгы урынбасары Илгиз Рәхимов бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев