erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Россия һәм Төркия мәктәп укучылары татар теленнән олимпиадада Гран-при алды

Татар теленнән XIII Халыкара олимпиаданың Гран-при ияләре билгеле булды.

Бүген Казанның «Корстон»комплексында узган бүләкләү тантанасында аларның исемнәрен игълан иттеләр.

Гран-прины алучылар:

  • Казаннан Мөслимә Адиева;
  • Пермь краеннан Наргиз Монасыйпов;
  • Төркиядән Нурбикә Нәҗипова.

Олимпиадада Россиянең 30 төбәгеннән һәм биш чит илдән 500 укучы катнашты.

Финал этабы өч турдан торды:

  • язма-татар теле һәм әдәбияты буенча биремнәр үтәү;
  • телдән-Татар теле, әдәбияты, шулай ук татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча биремнәр;
  • Габдулла Тукайга һәм Муса Җәлилгә багышланган проект эшләрен яклау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев