erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Россиядә бөтен пенсионерлар 25 февральгә кадәр өстәмә индексация үткәрелгән пенсия алачак

Иминият пенсияләре түләнә торган барлык россиялеләр дә 25 февральгә кадәр 9,5 процентка индексацияләнгән түләүләр алачак

РФ Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Екатерина Стенякина шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Әгәр пенсияне өйгә китерсәләр, пенсионерлар үзләренең инде өстәмә индексация үткәрелгән һәм 3 февральдән 25 февральгә кадәр гыйнвар өчен өстәмә индексация ясалган пенсиясен күрәчәк. Әгәр акча банк картасына килсә, аны инде 1 февральдән үк күчерә башладылар», - дип искәртте парламентарий.

Депутат шулай ук һәр пенсионерның пенсия ала торган үз датасы булуын әйтте. «Аны РФ Социаль фонды сайтында белергә мөмкин», - дип билгеләп үтте Стенякина.

2025 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерлар өчен дә, эшләүчеләре өчен дә иминият пенсияләре 7,3 процентка арттырылды. Әмма 2024 елда фактик инфляция, Росстат мәгълүматлары буенча, 9,52 процентка тигез булды. Шунлыктан Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән 1 февральдән 40тан артык социаль түләү һәм пособиеләр индексацияләнде. Ил Хөкүмәтенең шул хактагы карарын РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

Чыганак: Татар-информ

http://https://shahrikazan.ru/news/kyskaca-ianalyklar/rossiiada-boten-pensionerlar-25-fevralga-kadar-ostama-indeksaciia-utkarelgan-pensiia-alacak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев