Сидр эчеп 18 кеше үлгән, 49 кеше хастаханәдә
Ульяновск өлкәсендә «ялган» сидрдан тагын ике кеше үлгән
Россия Федераль медицина-биология агентлыгыннан төбәккә токсиколог килгән.
Ульяновск өлкәсендә "ялган" эчемлек - сидрдан үлүчеләр саны 18 кешегә кадәр арткан. 4 июньнән 6 июньгә кадәр төбәктә алкогольле эчемлек белән агулануның 51 очрагы ачыкланган.
Ульяновск өлкәсенең Сәламәтлек саклау министры Олеся Колотик-Каменева хәбәр иткәнчә, хәзер пациентларга ярдәм итү өчен төбәктә 88 койка урын җәелдерелгән.
Хәзерге вакытта зыян күрүчеләрнең хәле авыр һәм уртача авырлыкта дип бәяләнә.
Россиянең Мәскәү Федераль медицина-биология агентлыгыннан төбәккә токсиколог килгән, пациентларны алга таба дәвалау буенча консультацияләр үткәрелә.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев