6 июнь 2023 яңалыклары
-
Сидр эчеп 18 кеше үлгән, 49 кеше хастаханәдә
Ульяновск өлкәсендә «ялган» сидрдан тагын ике кеше үлгән
-
Арыганлыктан ромашка эчегез
Күбебез тиз арудан, гел йокы килүдән зарлана. Аптыраганнан эчелгән каһвә дә тиз генә ярдәм итәргә ашыкмый. Хроник арыганлыктан тагын нәрсә кулланып карарга була соң?
-
Татарстан пенсионерларын мошенниклык юлы белән алдау очраклары бар
Росссия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге гражданнарның игътибарын өлкән яшьтәге кешеләргә карата мошенниклык очракларының күзәтелүенә юнәлтә. Мошенниклар пенсионерларга үзләренең кыйммәтле хезмәтләрен көчләп тагу юлы белән пенсияләренең дөрес билгеләнгәнен тикшерергә тәкъдим итә. Ә социаль фонд органнарында бу хезмәт бушлай күрсәтелә.
-
Татарстанда ел башыннан 11,5 меңнән артык гаилә бала туганда бер тапкыр түләнә торган пособие алды
Ел башыннан Татарстан Республикасының 11,5 меңнән артык гаиләсе бала туганда бирелә торган пособие - бер тапкыр күрсәтелә торган ярдәм чарасы алды. Пособиене социаль фонд ата-аналарның берсенә бирә. Бу төр түләүне финанслауга Татарстан Социаль фонды бүлеге 264 млн. сумнан артык акча юнәлтте.
-
Лилия Хәйруллина тормышын сөйләргә яратмый, әмма Саба килене булу-булмавын ниһаять әйтте ( «Интертат» )
«Үзем турында әллә нинди яңалыклар бик еш ишетәм. Әле миңа шуны дәлилләп, исбатлап күрсәтәләр».
-
«Гаиләләр бик еш кына хатын-кызларның үзсүзлелеге аркасында таркала»
Чаллыда волонтер-психологларның ирекле хәрәкәте эшләп килә. Әлеге хәрәкәт вәкилләре традицион гаилә кыйммәтләрен үстерү, шәһәр халкының психологик грамоталылыгын арттыру өстендә эш алып бара. Аны психология, шул исәптән гаилә мөнәсәбәтләре өлкәсендә 30 еллык стажы булган «Орион» үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Елена Гагинская оештырган. ( «Интертат» )
-
«Кабереңә ятып еласам да, соң инде...»
Артур әнисенең кабере янында басып тора. Бүген әнисен җир куенына салдылар. Әнисе мәңгегә китте. Бик авыр иде аңа. Бер рәхәт тә күрсәтмәде бит ул әнисенә. Кабереңә ятып еласам да, соңдыр шул, соңдыр – ир уртасы булып килгән Артурның күзләреннән тәгәрәп-тәгәрәп яшьләр акты.