erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

«Гаиләләр бик еш кына хатын-кызларның үзсүзлелеге аркасында таркала»

Чаллыда волонтер-психологларның ирекле хәрәкәте эшләп килә. Әлеге хәрәкәт вәкилләре традицион гаилә кыйммәтләрен үстерү, шәһәр халкының психологик грамоталылыгын арттыру өстендә эш алып бара. Аны психология, шул исәптән гаилә мөнәсәбәтләре өлкәсендә 30 еллык стажы булган «Орион» үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Елена Гагинская оештырган. ( «Интертат» )

Ирекле психологлар яңа өйләнешүчеләр һәм аерылышу чигендә булган парлар белән эшли, дип яза «Челнинские известия» журналисты Эльвира Мөхәммәтдинова. 

2014 елда «Орион» яшьләр үзәгендә яшь гаиләләр үзәге ачыла, ул төрле юнәлешләрдә эшләүче белгечләрне берләштерә. 2021 елда әлеге берләшмәне шул ук Яшьләр үзәгендәге Иреклелекне үстерү үзәгенә күчерәләр. Һәм Елена Гагинская психолог хезмәттәшләре белән бергә волонтер статусын ала.

«Безнең психологларның күбесе балалар бакчаларында эшли, ә буш вакытларында төрле алымнар ярдәмендә өлкәннәрнең психологик грамоталылыгын күтәрә торган чаралар үткәрә», – дип сөйли белгеч.

Бу – квестлар, флешмоблар, воркшоплар, проблемалар турында фикер алышулар һ.б. «Әти белән бер дулкында» квесты, «Әниләребезнең алтын куллары», «Династияләр» акцияләре зур кызыксыну уята. Шәһәрлеләргә инде күп еллар уздырылып килүче һәм һаман да актуальлеген югалтмаган мастер-класслар фестивале дә ошый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Темалар актуальлектән чыгып билгеләнә, ди Гагинская. Мәсәлән, «Эмоцияләрне ничек җиңәргә», «Әти гаиләдән китте» һәм башка темаларга карата кызыксыну зур икән. Мондый чаралардан соң белгечләр бик күп теләк-фикерләр ала. «Безнең белән беркем дә алай эшләмәде!», «Сез минем күзләремне ачтыгыз», «Менә хәзер генә үз хәлемне аңладым», – дип яза психологларга катнашучылар.

ЗАГСта үткәрелә торган «Гаилә бәхете дәресләре» флешмобы да яхшы кабул ителгән.

«Хәзерге көндә гаилә мәхәббәт һәм рухи бердәмлек нәтиҗәсе буларак кабул ителми башлады. Кайбер очракларда гаилә хәтта йөк булып санала. Моны статистика да раслый. Мәсәлән, ЗАГС мәгълүматлары буенча, 2020 елда шәһәрдә 2728 пар өйләнешкән һәм 1608 пар аерылышкан. Бер елдан соң 3276 пар никахларын теркәгән, 2249 гаилә таркалган. Шуңа күрә ЗАГС бусагасында ук яшь парлар белән тыгыз эшләү бик мөһим», – ди Гагинская.

Дәвамын моннан укый аласыз Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев