erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суда сабыйның гәүдәсен тапканнар

Башкортстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәлеге мәгълүматлары буенча, 7 яшьлек баланың гәүдәсе табылган.

Сабыйның җансыз гәүдәсе автомобиль су астына киткән урыннан агым буенча 200 метр түбәнрәк табылган.

8 сентябрьдә Бөредә көймә белән прицеп үзе артыннан суга «УАЗ» автомобилен алып китүе турында «Өмет» сайты язган иде. «УАЗ» эчендә ике олы кеше һәм өч бала була. Башкалар чыга алган, ә менә 7 яшьлек сабый чыга алмаган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Вакыйга буенча тикшерүчеләр җинаять эше кузгаткан.

 Зур кайгы килгән гаиләгә, якыннарына күркәм сабырлыклар телибез, дип яза «Өмет».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев