erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«СВО паузага куелыр»: «ВТ»дан 2025 елга фаразлар

Язма авторы - Рәшит Фәтхрахманов

Ил эчендә 2025 елда икътисадый кыенлыклар спирале бөтерелер. Нәкъ менә шуларның кискен бөтерелеше Мәскәүне Украина белән вакытлы килешүгә этәрер, мөгаен. Путинга сүз бирик. Ул 2025 елга оборона чыгымнарының бюджетның 32,5 процентына җитүен әйтте. Бу – тарихи рекорд. Андый рекордка Кремль лидеры да сөенми. «Без оборона чыгымнарын чиксез үстерә алмыйбыз», – диде ул.

Казнаның өчтән берен хәрби максатларга тоткан ил бәяләр күтәрелеше һәм икътисадый кыенлыклардан котыла алмый. Без сентябрь аенда ук киләчәктә банк кертемнәренең туңдырылачагын фаразлаган идек. Андый сүз хәзер инде рәсми даирәләр теленә менде. Дөрес, алар моны кире кага, ләкин «хатын-кызның «юк» дигән сүзе «әйе» дигәнне аңлата» дигән кагыйдә бу очракка да туры килә.

erid: 2VtzqxY7mBH

Автор матди кыенлыклардан чыгуның гарантияләнгән бер рецептын тәкъдим итә сезгә. Аллаһның илчесе (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Туганлык җепләрен ныгыту – шундый изгелек: аның өчен әҗерне кеше барыннан да тизрәк ала. Хәтта гаилә әгъзалары гөнаһ әһелләре булсалар да, туганлык җепләрен ныгытсалар, аларның малы артачак», – диде. Үзара теләктәшлек һәм булышу эзсез үтми, бер генә шарты бар: ихлас булу, гамәлне бары тик Аллаһ ризалыгы өчен генә кылу. Кризистан иң яхшы дәва – шул.

Чыганак (тулы язма): https://vatantat.ru/2024/12/158666/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев