Татарстан предприятиеләре өчен хәрби чорда эшләү тәртибе билгеләнергә мөмкин
Татарстанда аерым категориядәге предприятиеләрнең хәрби вакыт шартларында эшчәнлеген оештыру кагыйдәләре расланырга мөмкин. Хәзерге вакытта тиешле документ коррупциягә каршы экспертиза уза.
Татарстан Министрлар Кабинеты әзерләгән карар проекты гражданнар оборонасы өлкәсендә эшләүче, мобилизация бурычы йөкләнгән яки хәрби чорда эшчәнлеген дәвам итәргә тиешле предприятиеләргә кагыла.
Документның төп максаты – җитештерү күләмнәрен саклау, хезмәткәрләрнең иминлеген тәэмин итү һәм мөмкин булган матди зыянны киметү. Проект нигезендә предприятиеләр җитештерү объектларының тотрыклылыгын арттыру, инженерлык челтәрләренең ышанычлылыгын тәэмин итү һәм хезмәткәрләрне саклау чараларын күрергә тиеш булачак.
«Күреләчәк чаралар җитештерү процессын өзлексез алып баруга һәм хезмәткәрләрнең хәвефсезлеген тәэмин итүгә юнәлдерелә», – диелә карар проектында.
Кагыйдәләр буенча, күпчелек чаралар предприятиеләрнең үз хисабына башкарылачак. Моның өчен өстәмә финанс чыгымнары таләп ителмәве күздә тотыла.
Шул ук вакытта халыкның көнкүрешен тәэмин итү өчен мөһим булган һәм республика башкарма хакимияте органнарына яки җирле үзидарәләргә караган учреждениеләр бюджет хисабына финансланачак.
Документ буенча фикер алышу һәм экспертиза процедуралары тәмамланганнан соң, карарны рәсми рәвештә кабул итү мәсьәләсе каралачак.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев