erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан табиблары лейкоз белән авыручы баланың гомерен саклап калды

Татарстанда табиблары 9 яшьлек кискен промиелоцитар лейкоз белән авыручы малайны Россиядә моңа кадәр кулланылмаган инновацион препаратлар ярдәмендә дәвалаган.

Республика табиблары авыр һәм күп өзлегүләр белән барган лейкоз очрагында баланың гомерен саклап кала алган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән “Татар-информ” хәбәр итә.

9 яшьлек малайга кискен промиелоцитар лейкоз диагнозы куелган. Авыру баш мие эченә кан саву һәм шешенү, шулай ук эчәк тамырлары тромбозы белән перитонит кебек җитди өзлегүләргә китергән. Пациентның хәле критик дәрәҗәдә бәяләнгән, әмма медицина коллективы дәвалауны туктатмаган.

Стандарт химия терапиясе бу очракта мөмкин булмаган. Шуңа күрә табиблар инновацион препаратлар куллану турында карар кабул иткән. Әлеге дарулар Россиядә моңа кадәр кулланылмаган, дип хәбәр ителә.

Дәвалау башланганнан соң бер ай эчендә балада ремиссия күзәтелгән. Аннары пациентка озак вакытлы тернәкләндерү һәм реконструктив ярдәм күрсәтелгән: 2025 елда баш сөяген торгызу буенча операцияләр, 2026 елда – эчәккә кагылышлы хирургик дәвалау тәмамланган.

Бүген малай мәктәптә укый, футбол белән шөгыльләнә һәм тимераякта шуа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев