Татарстан трассасында юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булган
24 сентябрь көнне иртән Алексеевск-Биләр автоюлының 14нче чакрымында үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте булган.
«Лада Гранта» автомобилен йөртүче идарәне югалткан, аның автомобиле кюветка ауган. Һәлакәт аркасында 29 яшьлек машина йөртүче һәм аның 24 яшьлек пассажиры һәлак булган. Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай ук соңрак билгеле булганча, автомобильдә дүрт олы кеше һәм ике бала булган. аларның барысы да хастаханәгә озатылган.
Алексеевск районы прокуроры Фәргать Шәйхаттаров вакыйга урынына килде. Булган хәлнең барлык шартлары ачыклана.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев