Татарстанда 120 км федераль трассаны төзекләндерәчәкләр
Татарстанда, Казан – Оренбург трассасын киңәйтүне дә кертеп, 120 чакрымнан артык федераль автомобиль юлларын төзекләндерү планлаштырыла.
Татарстанда бу юл-төзелеш сезонында 120 километрдан артык федераль трассаны тәртипкә китерәчәкләр. Эшләр «Волга» М7, Р239 (Казан – Оренбург) һәм Р241 (Казан – Буа – Ульяновск) магистральләрендә барачак, дип хәбәр итә «Татар-информ» «Волга-Вятскуправтодор» матбугат хезмәтенә сылтама белән.
Казан-Оренбург юлының 30 нчы километрыннан 43 нче километрына кадәрге участогын реконструкцияләүне тәмамлау төп объект булачак, анда машина йөрү өлешен икедән дүрт полосага кадәр киңәйтәчәкләр. Хәзерге вакытта объектның техник әзерлеге 70% тәшкил итә, эшләрне октябрьдә тәмамлау планлаштырыла.
Моннан тыш, юлчылар гомуми озынлыгы 17,6 км булган ике урынны (Ижауга керү юлы һәм Баулы районындагы участок) ныклап төзекләндереп бетерәчәкләр, шулай ук республиканың сигез районында 90 км трассаны каплау катламнары ясаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев