Татарстанда бер ел эчендә 5 меңгә якын социаль контракт төзелгән
2025 елда социаль контракт авыр тормыш хәлендә калган 10 958 татарстанлыга ярдәм итте. Бер ел эчендә 4919 контракт төзелгән, аларның яртысы эшкә урнашуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Бу хакта бүген ТР ЦЗН матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Социаль контракт – дәүләт белән авыр тормыш хәлендә калган кеше арасындагы килешү. Кешеләр карьера консультантларыннан финанс ярдәме һәм эшкә урнашуда ярдәм ала. Айлык түләү дүрт айга кадәр 15 073 сум тәшкил итә.
Программада катнашучы «Россия эше» кадрлар үзәгенә учетка баса, социаль контракт төзи һәм социаль адаптацияләүнең индивидуаль программасын ала. Беренче түләүне теркәлгәннән соң ала, ә алдагы түләүләрне – эшне актив эзләү яки эшкә урнашу фактын раслаганда. Үзәк белгечләре вакансияләр эзләүдә, резюме төзүдә һәм әңгәмәгә әзерләнүдә булышалар
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев