Татарстанда демографик программаны яңартырга җыеналар
Республикада бала туу күрсәткечләрен арттыру программасына үзгәрешләр кертелә
Татарстанда 2023–2030 елларга исәпләнгән төбәк күләмендәге бала тууны арттыру программасына үзгәрешләр кертү күздә тотыла. Республика Министрлар Кабинетының тиешле карар проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза үтә, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Документта программаның максатчан күрсәткечләрен төгәлләштерү тәкъдим ителә. Шул ук вакытта республикада туачак балалар саны буенча алдан билгеләнгән планнар үзгәрешсез кала. Аерым алганда, 2026 елда Татарстанда кимендә 33 мең 640 сабый тууы көтелә. 2030 елга әлеге күрсәткечне 34 мең 441 балага җиткерү бурычы куела.
Яңартылган күрсәткечләр арасында суммар туу коэффициенты да бар. Фаразларга караганда, ул 2025 елдагы 1,434 дәрәҗәсеннән 2026 елда 1,473кә кадәр күтәрелергә тиеш. 2030 елга исә әлеге санны 1,62 дәрәҗәсенә җиткерү ниятләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев