erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда яшь укытучылар бер тапкыр 90 мең акча алырга мөмкин

Татарстанда мәгариф өлкәсендә эшли башлаган яшь белгечләр өчен яңа программа гамәлгә куелды. «Безнең яңа укытучы» исеме астында тормышка ашырыла торган әлеге инициатива педагог һөнәренең абруен күтәрүне, яшь кадрларны җәлеп итүне һәм аларның һөнәри үсешенә ярдәм итүне максат итеп куя.

Республика Хөкүмәте тарафыннан расланган карар нигезендә, ел саен 35 яшькә кадәрге 100дән артык булмаган педагогка матди ярдәм күрсәтеләчәк. Бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 90 мең сум тәшкил итә. Әлеге сумма ике өлешкә бүленеп бирелә: килешү төзелгәннән соң 40 мең сум, ә калган 50 мең сум киләсе елның 31 маена кадәр күчерелә. Бу хакта "Казанские ведомости" хәбәр итә.

Программада катнашу өчен кандидатлар берничә шартка туры килергә тиеш. Алар Россия Федерациясе гражданнары булырга, Татарстан территориясендә даими яшәргә, 35 яшьтән өлкән булмаска һәм педагогик стажы биш елдан артмаска тиеш. Моннан тыш, профильле югары яки урта һөнәри белем булу, шулай ук укытучы вазыйфасында төп эш урынында хезмәт кую мәҗбүри шарт булып тора. Урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә эшләүчеләр өчен — укытучы яки җитештерүгә өйрәтү мастеры вазифасы каралган.

Конкурс сайлап алу тәртибе берничә этапны үз эченә ала. Катнашучылар башта һөнәри белемнәрен тикшерүче тест үтә, аннары психолог белән әңгәмә уза. 

Әлеге ярдәмне алган белгечләр өчен мөһим шартларның берсе — белем бирү оешмасында кимендә бер ел эшләү бурычы. Шулай ук бер педагог мондый ярдәмнән ике тапкырдан артык файдалана алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев