erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда иң яхшы методистлар акчалата бүләк алачак

Татарстанда мәгариф өлкәсендә эшләүче методистлар өчен яңа акчалата бүләкләү чарасы кертелде. «Безнең иң яхшы методист» конкурсында җиңүчеләр ел саен дәүләт тарафыннан акчалата бүләк алачак.

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты муниципаль мәгариф идарәләрендә хезмәт куючы белгечләр өчен «Безнең иң яхшы методист» акчалата бүләген бирү тәртибен раслады. Тиешле карар республиканың рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

Яңа ярдәм чарасы муниципаль мәгариф идарәләрендә эшләүче методистларга, өлкән методистларга һәм мәгълүмати-методик бүлек җитәкчеләренә кагыла. Конкурс сайлап алуын Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырачак.

Конкурста кимендә өч ел әлеге белгечлек буенча хезмәт стажы булган яки педагогик эшчәнлектә ун елдан да ким эшләмәгән белгечләр катнаша ала. Шулай ук алар мәгариф системасында методик эшне үстерүгә юнәлдерелгән шәхси методик проектларны гамәлгә ашырырга тиеш.

«Безнең максат – нәтиҗәле эшләүче методистларны ачыклау, аларның тәҗрибәсен киң тарату һәм һөнәри үсешкә өстәмә мөмкинлекләр булдыру», – диелә документта.

Акчалата бүләк ел саен конкурс нигезендә биреләчәк. Ел дәвамында әлеге бүләккә 305тән артык булмаган җиңүче лаек булачак.

Яңа конкурс Татарстанда мәгариф хезмәткәрләренә дәүләт ярдәмен киңәйтүгә һәм белем бирү системасында методик хезмәтнең дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре