Татарстанда көчле җил һәм яңгырлар тоткарланачак
Татарстанда 27 май көнне һава шартлары тотрыксыз булып калачак. Республика территориясендә яшенле яңгырлар, көчле җил һәм иртәнге сәгатьләрдә томан көтелә.
Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 27 майда төнлә һәм иртән республика буенча урыны белән томан төшәчәк. Көндез исә яшенле яңгырлар күзәтеләчәк, җилнең тизлеге секундына 15–20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Һава температурасы төнлә +8..+13 градус чигендә сакланачак. Көндез республикада +13..+18 градус җылы көтелә, ә Татарстанның көнчыгыш районнарында һава температурасы урыны белән +22 градуска кадәр күтәреләчәк.
Казанда исә төнлә көчле яңгыр фаразлана. Башкалада һава температурасы төнлә +9 градуска кадәр төшәчәк, көндез +13..+15 градус җылы булачак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев