erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда минималь кулланучылар бюджеты 28 мең сумнан артты

2026 елның беренче кварталында Татарстанда минималь кулланучылар бюджеты 28 948 сум итеп билгеләнде. Узган елның дүртенче кварталы белән чагыштырганда күрсәткеч 954 сумга арткан.

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, 2026 елның I кварталы өчен минималь кулланучылар бюджеты күләме 28 948 сум тәшкил итә. Документка Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган.

Яңа күрсәткеч узган елның IV кварталындагы 27 994 сумнан 954 сумга күбрәк. Моңа кадәр, 2025 елның III кварталында минималь кулланучылар бюджеты 27 385 сумга кадәр кимегән иде, әмма ел ахырында яңадан үсеш күзәтелде.

Минималь кулланучылар бюджеты – кешенең төп ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен кирәк булган азык-төлек, көнкүреш товарлары һәм хезмәтләр бәясен чагылдыручы күрсәткеч. Ул гражданнарның физиологик һәм социаль-көнкүреш ихтыяҗларын исәпкә алып билгеләнә.

«Минималь кулланучылар бюджеты күләме яшәү минимумыннан ким булырга тиеш түгел», – диелә рәсми документта.

2026 елда Татарстанда бер кешегә исәпләнгән яшәү минимумы 16 098 сум күләмендә расланган. Эшкә яраклы халык өчен ул – 17 547 сум, пенсионерлар өчен – 13 844 сум, балалар өчен 15 615 сум тәшкил итә.

Белгечләр фикеренчә, минималь кулланучылар бюджетының артуы куллану товарлары һәм хезмәтләр бәясендәге үзгәрешләр белән бәйле.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре