Татарстанда сайлау бюллетеньнәре рус һәм татар телләрендә бастырыла
Татарстанда Туган тел көнен билгеләп үттеләр – бу бәйрәм үзләренең тел һәм мәдәни мирасына сак караган һәркемне берләштерә.
Татарстан Республикасында барлык дәрәҗәдәге сайлауларда ике дәүләт теле – рус һәм татар телләре кулланыла. Сайлау бюллетеньнәре һәм мәгълүмати материаллар республиканың һәр сайлаучысы үз сайлау хокукын ирекле һәм уңайлы гамәлгә ашыра алсын өчен ике телдә әзерләнә, дип хәбәр иттеләр ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәтендә.
Татарстанда Туган тел көнен билгеләп үттеләр – бу бәйрәм үзләренең тел һәм мәдәни мирасына сак караган һәркемне берләштерә. 2026 елда бу дата күренекле шагыйрь, публицист, хәзерге татар әдәби теленә нигез салучыларның берсе Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга туры килә.
"Татарстан сайлау комиссияләре системасы өчен тавыш бирү процедураларыннан тигез файдалануны тәэмин итү гаять мөһим. Республикада сайлауларда рус һәм татар телләрен куллану-ул закон нормасы гына түгел, ә һәр сайлаучыга хөрмәт күрсәтү дә. Туган тел көне белән! Туган телгә сакчыл мөнәсәбәт, үзара ихтирам һәм республикабызның бай мәдәни традицияләрен алга таба да үстерүне телим", - дип билгеләп үтте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев