erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанның Хезмәт министрлыгы якындагы җиде елга кадрлар ихтыяҗын формалаштырды

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы төбәкнең кадрларга ихтыяҗының җиде еллык фаразын тәкъдим итте.

Ведомство исәпләвенчә, төбәкнең кадрларга еллык ихтыяҗы 50 мең кешене тәшкил итә.

Иң зур ихтыяҗ түбәндәге тармакларда бар:

эшкәртү производствосында – 8,1 мең кеше;

мәгарифтә һәм сәламәтлек саклауда – 7 мең кеше;

транспортировкада һәм саклауда – 6 мең кеше;

төзелештә – 4 мең кеше.

Югары белемле белгечләргә еллык уртача ихтыяҗ – 19 мең кеше, урта һөнәри белемле белгечләргә – 28 мең, шул исәптән урта звено белгечләренә – 13 мең, квалификацияле эшчеләргә – 15 мең кеше тәшкил итә.

Югары белемле белгечләр арасында оешма җитәкчеләре, инженерлар, табиблар, педагоглар, мәгълүматлар базасы һәм челтәрләр буенча белгечләр, техник белгечләр, бухгалтерлар һ. б. булачак. Урта һөнәри белемле белгечләргә килгәндә, сакчылар, складта товарларны исәпкә алу, кабул итү һәм бирү белән шөгыльләнүче хезмәткәрләр, урта медицина персоналы, пешекчеләр, авыруларны карау буенча ярдәмчеләр, бина караучылар, эшкәртү сәнәгатендә мастерлар (бригадирлар) һ. б. кирәк булачак.

Моннан тыш, хезмәт базарына урта һөнәри белемле квалификацияле эшчеләр таләп ителәчәк: җиңел автомобильләр, такси һәм фургоннар йөртүчеләр, электр механиклары һәм электр җиһазлары монтерлары, станочниклар һәм металл эшкәртү станокларын көйләүчеләр, автотранспорт чаралары механиклары һәм ремонтлаучылары, авыл хуҗалыгы һәм җитештерү җайланмалары механиклары һәм ремонтлаучылары һ. б. Исегезгә төшерәбез, җиде елга икътисад тармакларының кадрларга ихтыяҗы фаразын формалаштыру һәм ел саен актуальләштерү «Кадрлар» илкүләм проектының төп чараларының берсе булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев