erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Telegram-канал администраторы гына түгел, ә фото һәм видеоларны каналга җибәргән авторлар да җавапка тартылырга мөмкин.

Татарстанда пилотсыз очкыч темасына кертелгән тыюны бозган өчен Telegram-канал хуҗасына карата административ эш кузгатылды. Эш материаллары мировой судка тапшырылган. Вакыйга февраль аенда ук теркәлгән булса да, тикшерү эшләре бары тик хәзер генә башланган.

Татар-информ хәбәр иткәнчә, беркетмә төзүгә сәбәп булып Казан өстеннән очкан БПЛА сурәтләнгән видеоны бастыру тора. Моннан тыш, канал администраторы дрон ватыкларының фотоларын да урнаштырган, анда географик координаталар һәм төшү урыны төгәл күрсәтелгән.

Искәртеп узыйк, 2025 елның августыннан башлап Татарстан территориясендә ТР Рәисе Указы нигезендә махсус режим гамәлдә. Әлеге документ массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә һава оборонасы эшчәнлеге һәм пилотсыз очкычлар очышы турында теләсә нинди мәгълүмат таратуны тыя. Искәрмә бары тик федераль, төбәк яки муниципаль дәүләт органнарының рәсми хәбәрләре өчен генә каралган, һәм алар чыганакка мәҗбүри сылтама белән генә бастырылырга тиеш.

Канал администраторына карата төбәк законнарын бозу факты буенча эш кузгатылган, материаллар якын арада судта каралачак. Ведомствода ачыклык кертүләренчә, җаваплылыкка канал хуҗасы белән беррәттән, үз теләкләре белән фото һәм видеоматериаллар җибәргән авторлар да тартылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре