erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы май бәйрәмнәрендәге тыюлар турында искә төшерде

25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертеләчәк.

Бу чорда кайбер чикләүләр гамәлдә, шул исәптән ачык утта шашлык әзерләүгә дә. Бу хакта бүген Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге идарәсенең күзәтчелек һәм профилактика чараларын оештыру бүлеге башлыгы урынбасары Айрат Садыйков «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

"25 апрельдән 11 майга кадәр бөтен Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. ТР Министрлар Кабинеты карары белән ландшафт янгыннарын булдырмауга юнәлдерелгән берничә чаралар каралган", - дип сөйләде ул.

Карар белән республиканың бөтен территориясендә коры үләнне һәм чүп-чарны яндыруга, шулай ук торак пунктларда, урман белән чиктәш бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре территорияләрендә ачык утта (учакларда һәм мангалларда) ризык әзерләүгә тулы тыю кертелде

Республикада янгыннан саклау, эчке эшләр органнары, җирле үзидарә, ирекле янгыннан саклау хезмәткәрләреннән эшче төркем төзелде. Алар урман-парк һәм яр буе зоналарында патрульләр үткәрәчәкләр.

Тулырак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев