erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Үзең яратсаң… диделәр»

Август ахырлары иде. «Илназ өйләнгән!» – дигән хәбәр авылда көне-сәгате белән таралды. Бу яңалыкка, белмим, кем генә битараф калды икән? Кем соң ул Илназ, шулай авыл белән сөенерлек, дисезме?

Күз алдыбызда үскән бу егетнең соңгы биш ел гомере гел көрәштән генә торды шул. Үзе, рәхмәт төшкере, беркайчан сер бирмәде. 

Тугызынчы сыйныфны тәмамлаган елны – 2019 елның 5 август кичендә Балтач – Арча арасында булган коточкыч авариядән соң ул кичергән операцияләрне, реабилитация курсларын, бер адым алга, бер адым артка чигенешләрне, аларга бәйле кичереш-сызлануларны искә алсаң, яшүсмер егетнең сабырлыгына, ныклыгына сокланып гаҗәпләнә торган булды. Юкса авария вакытында күзгә күренгән бердәнбер җәрәхәт – башындагы яра гына була. Аны теккәч, кинәт эче авырта башлый. УЗИ эчәклекләренә зыян килгән дип күрсәтә. Операциягә керер алдыннан Илназ, аякларымны тоймыйм, ди. 

Шулай тоела гынадыр дигән өметләр акланмый. Кызганычка, аркасындагы гематома аякларына зыян китерә… Алга таба исә озак вакыт хәрәкәтсез булган егеткә бер-бер артлы башка диагнозлар да куела: «непроходимость кишечника» дип тә операция ясыйлар, аягында барлыкка килгән тромбларны да дәвалыйлар. Шөкер, әлеге операцияләр уңышлы чыга: 15 килограмм авырлыгын югалткан Илназ акрынлап «сафка кайта». Шул көннән инде бүгенгәчә Илназ бер минут хәрәкәтсез тормый дисәң дә, ялгыш булмас. Ул үзе дә, әти-әнисе Илдар белән Альфира да бик тырыша. Һәр мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска тырышып, түләүсез һәм түләүле бик күп реабилитация үзәкләрендә булдылар, өйләрендә дә махсус җайланмалар белән туктаусыз шөгыльләнделәр. 

– Безгә авыр чакта бик күп кешеләр ярдәм итте. Авылдашлар, танышлар, бер белмәгән кешеләр акчалата да, киңәш-табыш белән дә күп булышты. Ул чакта югалып калмаска, нык булырга ярдәм иткән һәр кешегә без гомеребез буе рәхмәтле, – ди әнисе Альфира. – Аерым рәхмәтләребез улыбызның дусларына, сыйныфташларына. Алар аны ташламады, ялгыз калдырмады. Көтмәгәндә бу йорт ишеген районда кул көрәше тренеры булып танылган Фагыйль Гайнетдинов шакый. Илназ белән бушлай шөгыльләнергә теләвен әйтә. Риза булмыймы соң Илназ?! Бик теләп, бик тырышып өйрәнә башлый. Нәтиҗәләр озак көттерми: беренче барган ярышта ук Татарстан күләмендә беренче урынны ала! Аннан соң да республика чемпионы була әле ул, башка җиңүләре дә бар. 

Илназ ирешкән уңышлар болар гына да түгел: 2021 елда ул Казанда махсус  машинада 4 ай укып, имтиханнарын уңышлы тапшырып, «права» ала. Өч ел инде кул белән идарәгә көйләнгән машинада йөри. Үткән ел, дистанцион укып, Чавал авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый, икътисадчы-бухгалтер дипломы ала. Дус егетләре белән бергә Казанга барып эшкә урнашып, мөстәкыйль яши дә башлаган була… Тик бөтен барлыгы белән авыл җанлы  егет шәһәргә ияләшә алмый. Кабат авылга кайта. Эшнең дә өйдән торып, интернет аша гына эшли торганы табыла… Бәхетенә, юлында аның күңелен үтәли аңлаучы да очрый. 

– 2022 елның 22 мае иде. Мин ул чакта Казанда чираттагы реабилитацияне үтә идем. «ВКонтакте»дагы битемә бер кыздан танышу турында хәбәр килде. Аралашып киттек. Яшермәдем, аякларым йөрми, дидем. Бу хәбәр аны куркытмады. Миңа барыбер, диде. Дуслыгыбыз көннән-көн ныгыды гына… Аңа тәкъдим ясагач та риза булды… Арча районының Шекә авылы кызы Рәмизә ул чакта Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында пешекче-кондитер һөнәренә укый торган була. Ул диплом алуга, яшьләр бергә гаилә корырга килешә. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Әниләрең Илназ белән йөрүеңә, аңа тормышка чыгам, диюеңә каршы булмадымы соң?» – дип сорыйм Рәмизәдән. – Юк, беркем каршы килмәде. Үзең яратсаң… диделәр. Илназның авылны яратуын, шәһәрдә яшәргә теләмәвен дә аңлап кабул итә Рәмизә. Төп йортка, ишле гаиләгә килен булып төшү дә куркытмый аны. Кайтуга, һөнәре буенча эш тә табыла. Күрше авылдагы пекарняга пешекче-кондитер булып урнаша… «Инде коллективка ияләштем», – ди батыр йөрәкле кыз. Т

Яшь булса да, авырлыкларга бирешмәгән Илназ турында без берничә тапкыр яздык. Мин яздым, хезмәттәшем Гөлгенә язды. Гөлгенә әле хәйрия концерты да оештырды. Шуңа күрә Илназ тормышындагы сөенечле вакыйга белән дә уртаклашасы килде. Алга таба да бу гаилә турында шатлыклы хәбәрләр генә ишетергә язсын иде… Фото гаилә архивыннан алынды      

Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА

Ватаным Татарстан

 https://matbugat.ru/news/?id=45145

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев