Узган ел Татарстанда тикшерүчеләр коррупциягә бәйле 947 җинаять эше кузгаткан
Бу күрсәткеч 2024 ел белән чагыштырганда югарырак (ул чакта 890 эш теркәлгән). Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе коллегиясе утырышында хәбәр ителде.
Менә яңартылг
Коррупция эшләрен судка җибәрү саны да сизелерлек арткан. Түрәләргә һәм махсус статуска ия булган башка затларга карата коррупциянең 56 эпизодын үз эченә алган 19 җинаять эше судка тапшырылган. 2025 елда барлыгы 447 кеше суд каршына баскан, бу узган ел күрсәткеченнән 26 процентка күбрәк.
Тәмамланган эшләр нәтиҗәсендә ачыкланган матди зыян 15 миллиард сумнан артып киткән, шуның өчтән ике өлешеннән артыгы диярлек кире кайтарылган. Шулай ук гаепләнүчеләрнең 7 миллиард сумлык милке һәм акчаларына арест салынган.
Гомумән алганда, 2025 елда Татарстан тикшерүчеләре 4509 җинаять эшен тикшергән, ә 2024 елда бу сан 4323 булган. Аларның яртысыннан артыгы авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр категориясенә керә.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев