erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Җырчы Илшат Сафин: «Сөйгән ярым белән никах укыттык»

Популяр җырчы Илшат Сафин шәхси тормышы турында сөйләргә яратмый, шуңа күрә күпләр аны буйдак егет дип уйлый

Әмма игътибарлы тамашачылар Илшатның кулында балдагы барлыгын күреп алган. Илшат Сафин белән сөйләшеп гаилә хәленә ачыклык керттек.

- Илшат, шәхси тормышың турында сөйләмисең диярлек. Социаль челтәрдә дә, гадәттә, җырларыңны куеп барасың. Ни өчен? 

– Тынычлыкта – рәхәтлек. Бәхет – тынычлыкны ярата диләрме әле. Бөтен булганны сөйлисем, күрсәтәсем килми. Мин аны кирәк дип тапмыйм.

– Кулыңда балдак, димәк йөрәгең буш түгел?

– Дөрес. Сөйгән ярым белән никах укыттык.

– Бу сөенечле вакыйга белән дә уртаклашмадың кебек? Сөйгәнеңнең кем икәнен дә белми калдык. 

– Социаль челтәрдә күренеп алды ул. Кемдер игътибар итте, кемдер күрмичә калды. Никахлашканыбызга ике ел була инде. Димәк, яхшы яшергәнмен. Никахны якыннар, туганнар белән генә үткәрдек. 

– Кайда таныштыгыз соң?

– Социаль челтәрләрдә. Тормыш иптәшем яңа чыккан җырымның исемен сорап язган иде. Менә шуннан аралаша башладык. Сиңа буласы әйбер тешне сындырып керә диләр бит. Безнең кавышу да шулайрак булды. 

– Хәзер җырчы шәхси тормышын күрсәтмәсә, таныла да алмый кебек.

– Юк, мин бу сүзләргә ышанмыйм. Барыбер чын тугры тамашачылар синең иҗатыңны яратса, синең чыгышларыңны көтеп алса, кабул итсә гел янәшәдә булачак. Мине хөрмәт иткән, җырларымны яратып тыңлаган тамашачыларыма рәхмәт әйтәсем килә.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/yrcy-ilsat-safin-soigan-iarym-belan-nikax-ukyttyk

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев