erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зәйнәб Фәрхетдинова: «Сәхнә безнең өчен һәрвакыт изге урын булды» ( «Интертат»,Гөлназ Хәбибуллина)

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованың юбилей концертлары башланып китте. Ул әлеге гастроль турын нинди хис-кичерешләр белән башлап җибәргән? Җырчы белән шул турыда сөйләшеп алдык. Бер уңайдан гаилә хәлләрен дә белештек.

«Юбилей концертларымны бик зур проект итеп башладым»

- Зәйнәб апа, афишаларыгызны күреп торабыз, юбилей концертларыгызны башлап җибәрдегез. Әлеге концертларга куркып кына алынуыгыз турында әйткән идегез. Ничәмә-ничә еллар сәхнә тоткан җырчыны борчылырга нәрсә мәҗбүр итә?

- Рәхмәт афишаларны күзәтеп баруыгызга, моны ишетү күңелемә бик рәхәт. Соңгы вакытта гастрольләргә сирәгрәк чыгылса да, бу эшчәнлегемне туктатасым килми. Чөнки мин концертларга күңелем һәм иҗатым белән әзер. Өлкәннәр әйткәндәй, әле кулда көч бар, тавыш та үз урынында. Фонограммалар кулланмыйча, үз тавышым белән җырлагач, күңел барыбер сәхнәгә тарта. Элек җырлаган җырларны да яңартып, аларны яңадан үземне элекке еллардан ук карап, кызыксынып килгән тамашачыма тәкъдим итү, концертка җыелган халык белән бергәләп җырлап алу мөмкинлекләре бирә әлеге гастрольләр. Һәм, әлбәттә инде, залда утыручы яшьләрне дә Зәйнәб апалары белән таныштырасым килә. Ул бит әле бер буын дигәндәй, бәлки, онытылып, игътибар итми калган тамашачы да бардыр. Аларга да үземнең иҗатымны тәкъдим итү бик кирәктер дип уйлыйм.

Куркып алыну дигәндә, йөреп торган таш кына шомара, дип әйтәләр бит. Барыбер тәҗрибә дигән әйбер бар. Ешрак җырлап, концертларда чыгышлар ясау – җырның тагын да тирәнрәк нечкәлекләрен чыгара, үзеңне формада тотарга ярдәм итә. Җырны өйрәнү белән үк сәхнәгә чыгып башкару түгел.

Икенчедән, мин юбилей концертларымны бик зур проект итеп башладым. Алдыбызга, Валерий Коротков җитәкчелегендәге «Jive» инструменталь төркеме белән репетицияләр ясап, аларны да үзебез белән кайбер гастрольләргә алып чыгарга, дигән план куйдык. Бу – бик куркытты, әлбәттә. Чөнки тере инструментлар, андый профессионаллар белән барыбер сирәгрәк эшләнелде. Элеккерәк елларда гастрольләрдә тере инструментларны кушып җырлаган булсак та, соңыннан бер өзеклек булып алды – аранжировка кабызып җырлау белән шөгыльләндем. Шуңа күрә бу төркемнең кушылуы минем иҗатыма яңача яңгыраш бирде һәм бирәчәк.

Өченчедән, хәзерге заманда концертларны шоу-элементлары – ут, экран, бию кебек элементлар белән тулыландыру да бик зур чыгымнар таләп итә, һәм бу – бик зур җаваплылык. Шул ягы да борчылырга мәҗбүр итте: эшләп чыга алырмынмы, халык килерме, дигән уйлар белән алындым.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Ә менә берничә концертны эшләп чыккач тынычлану киләме?

- Ю-юк, тынычлану беркайчан да булмый ул. Эчтән янмасаң, ул иҗат та булмый, Гөлназ. Минем үземне эчтән ашый, кимерә торган гадәтем дә бар.

Дулкынланып башлаган эш хәерле була, диләр. Шуңа да карамастан, хәзерге заманның катлаулы булуын да аңлап, кайбер нокталарның концертларын язга калдырырга, дигән планнар бар. Язга таба дөньялар тынычланып, тормышлар стабильләшеп китмәсме, дип өмет итеп, берничә концертны яз айларына күчерергә уйлап торабыз.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/zainab-farxetdinova-min-ir-at-kinasennan-baska-yasarga-oiranmagaer-5869281

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев