erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

100 яшьлек Әлфия Җәләлиева: «Эшләп үскән чор балалары без, шуңа күрә без чыдам кешеләр»

«Безгә барысында күрергә туры килде, балакаем», дип сүзен башлады 100 яшьлеген тутырган Әлфия әбиебез.

Җәләлиева Әлфия Солтан кызы 1923 елның 27 июлендә Арча районы Мөрәле авылында дөньяга килә. Авыл мәктәбендә дүртенче сыйныфны тәмамлый, бер ел күрше Сеҗе авылы мәктәбендә укый. 5нче сыйныфны тәмамлап колхозда әнисенә ияреп эшли башлый. Арча районы Сеҗе авылындагы мех артелендә тегү һөнәренә төшенә. Паспорт алып, 1939 елда Казанга китә һәм тегү фабрикасына урнаша. Әлфия әбиебез кыз чагында, Финнар белән сугыш барган елларда, хәрби киемнәр тегә. Аннан авырып китеп, туган авылына кайта. Шул вакытларда Бөек Ватан сугышы башлана.

- Сугыш башланганда миңа 18 яшь иде. Без яшь кызларны урман кисәргә җибәрделәр. Аннан инде 2800 метр окоп казыдык. Безнең турыда ул вакытта газетада да язып чыктылар. Барыбыз да 16-18 яшьлек егет һәм кызлар идек. “Яшьләр юлы” дип атадылар бу аралыкны. Сугыш вакытында илдә барысына да, бишектәге бәбигә, 70 яшьлек әби-бабайга, абзардагы хайванга, басу-кырдагы атка да эш тигез бүленде. Нигә болай, нигә тегеләй, диеп дәгъвалашып торып булмады. Барысына да түздек, чыдадык, суыкта өшемәдек, эсседә пешмәдек Аллага шөкер. Яшьлек үткән киләчәк буынга күрергә язмасын. Бөтен бәхетем картлыгымда килде Аллаһка шөкер, рәхмәтлемен мине тарбияләүче балаларыма. Улым Илһам киленем Рәмзиягә мең рәхмәтлемен, үзләренә меңе белән кайтсын. Бер кызым авылда үз тормышы белән, бер кызым читтә гаиләсе белән, бер улым Казан шәһәрендә киленем белән балалар үстереп яшәп яталар. Гел кайтып, хәлләремне белеп торалар.

Балалар хәсрәте күрергә язмады Аллаһка шөкер. Һәрбер кеше үз балаларын үстереп рәхәтен күрергә насыйп итсен. Дөньялар тыныч булсын, диеп гел теләп торам.

Казаннан авылга кайткач, бер генә ай укып тракторга утырырга туры килде. Трактор, комбайн, олы машиналар йөртергә, аларны сүтеп җыярга механизатор ясап чыгарып җибәрделәр без яшь кызларны. Эшләп үскән чор балалары без, шуңа күрә без чыдам кешеләр. Авырлыктан куркып торып булмады, безнең чор балаларына.

Хәзерге трактористлар кунака барган кебек ак күлмәктән баралар, чиста килеш кайталар. Без эштән кайтканда теш белән күз генә ялтырап тора иде. Сугышка кадәрге иске тракторларны бөтенләе белән сүтеп бетерә идек, рама гына калганчы. Шуны аннары кире төзәтеп эшкә яраклаштырдык. Пычырак киемнәр белән торган җиребезгә кертмиләр иде. Туңып калтырап кайтсакта тышта салып калдырып юынып кереп ята идек, эштән кайтканнан соң. Кышларын шул Арча районы Казанбаш авылының гаражында ремонт эшләре белән булдык. Тракторларны, комбайннарны төзәтеп чәчүгә әзерләдек. Ул чакларда кешегә йортка кертәләр иде. Үз авылыбызга атнага бер генә кайттык.

Шулай бер вакыт урман эченнән генә үз авылыбызга кайтыйм, диеп юл тоттым. Юлда бер кеше очрады: "Кызым, кая барасың?" дип сорады. Авылыма кайтам, дип җавап бирдем. "И балам, урман эчендә кем генә юк, төрмәдән качкан кешелар очрап үзеңне бетереп аталар. Бар балакай, иренмә чык урман кырыендагы юлга. Әйләнгечтән юл якшырак булыр."

Шулай итеп урман кырыендагы юлдан барам. Юлда зур-зур бүре эзләре күренде. Аллам сакласын юлыма бүре очраса, диеп уйлап куюым булды, каршыма бүре чыгып басты. Янына тагы бер бүре чыгып басуы булды бөтен тәнем калтырый башлады. Ничек куркуымнан егылмыйча аягымда басып калганмын, егылсам чәйнәп өзәләр иде. Кулымда бер таякта юк ичмасам. Шулай бүре белән бер беребезгә карап басып торабыз, ул да кузгалмый мин дә селкенә алмыйм. Бер ишеткәнем бар иде: "Бүре беркайчан да үзе юл бирми, үзең юл бирсәң тими." дигәннәрен. Шулай итеп кырга таба атладым, калтыранган гәүдәмне көчкә урынымнан кузгатып. Шулай бераз атлагач артыма борылып карыйм өчәү, дүртәү, бишәү, алтау булды бит болар. Куркуым арта гына барды, борылып караган саен бүреләрнең артканнарын күреп. Мин алга атлый бирдем, болар миңа озак кына карап торгач, урман эчендәге Гөберчәк авылына илтә торган юл белән йөгереп төшеп киттеләр.

Әнием белән энем урманда утын әзерли торган җиргә киттем. Энем сугышта бер кулын калдырып кайткан иде. Алар янына килеп җиттем. Энем миңа карап тора.
- Апай, нишләдең? Авыртасыңмы әллә? Йөзең агарынган, ди энем.
- Юк, авыртмыйм, дим.
- Нәрсәгә яшереп торасың аны, йөзеңә чыккан, бөтен гәүдәң калтырана бит. Юлыңа берәр усал кеше очрадымы әллә?
- Юк, яхшы кеше очрады, диеп үзем белән булган хәлләрне сөйләп бирдем.

- Кызым, сиңа юл күрсәтүче Хөзер Ильяс галәйсәләм булган, диде әнием.
Бик йомшак тавышлы ул кешенең мин чыннан да кайдан чыкканында, кай тарафка киткәнендә курми калдым.

Шулай итеп утынны төяп кайту юлына кузгалдык. Энем шул чак: "Апай, ничек юлны табып килә белдең әле. Бергә эшне бетереп кайтып барабыз. Син килмәгән булсаң, иртәгә бер ничә кеше белән килеп, утынны төяп кайтырбыз диеп уйлаган идек", - ди.

Шулай итеп көн саен кайтып йөри идем мин, 15 чакрым юлны, иртәнге сәгать 4-5тә торып.

Тормыш иптәшем Имаметдинем үз авылым егете иде. Җәй көне клубны ачмыйлар иде, без яшь чакта. Су буена төшеп төрле уеннар уйный идек. Түгәрәк, Сакта, Сәләм хаты китердек дигән уеннар уйнадык.
Сәләм хаты уенында миңа да эләгә иде яшьләрдән. "Имаметдинен армиядән көтүче, Әлфиягә сәләм хаты бар" диеп.

26 яшемдә кияүгә чыгып ике кыз, ике ир бала тудырдым. Корсаклы вакытта корсагым трактор руленә тия башлагач, трактордан төшерделәр. Уфалла арбасы белән печән ташый идем. Шулай итеп уфалла тартып йөреп 3 көн буе эчем авыртты. Әниемннең энесенең хатыны кунакка кайткан чак. "Дүрт көн буе бәбиләр өчен авыртмыйлар бит. Тиз бул җыен хастаханәгә киттек. Бала үтереп төрмәгә керәсең киләме әллә синең." диеп сүкте. Шуннан соң беренче баламны хастәханәдә таптым, калганнарын өйдә генә табырга туры килде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

20-30 таяк урак җирен бүлеп калдыра иде колхоз, синең дүрт балаң бар диеп тормадылар. Дүрт баланы арбага утыртып, тартып бара идем уракка. Кайвакыт та өйдә калдырган чаклар да булды, күршеләрем күз-колак булып торалар иде, рәхмәт яугырлары. Фазулла абый белән Майшәрәп апа кереп ашатып чыгалар иде. Урыннары оҗмах түрләрендә булсын. Бик ярдәмчел булдылар. Гел дус тату яшәдек күршеләр белән.

Балаларыма киемнәрне үзем тегә идем. Күрше тирәләрдә миннән тектереп алалар иде. Бәйләвендә бәйләп кидек.
Арыш оны, бер чүмеч сөт, бер стакан симәнке мае, бер стакан шикәр комы салып ипи баса идем. Авыл халкы бик яратып миннән пешертеп алалар иде. Мактанып әйтүем түгел, ипи пешерми башлагач гел әйтәләр иде: "Әлфия апа, бигрәкләр тәмле иде синең ипиең. Эх, менә хәзер дә алып ашар идек" диеп. Аннары бит инде бөтен ризык кибеттә була башлады, ипие дә, камыр ризыклары да.

Тормыш иптәшем бик эшчән, тырыш кеше иде. Ул итек басты. Кайнанам кайнатам да исәннәр иде мин килен булып төшкәндә. Бик яхшы кешеләр булдылар.

Үз әтиемне 1932нче елны паралич сукты, урын өстендә ятты. Аннары әнием аны ат арбасына салып күрше авылдагы муллага өшкертергә йөртә торгач әтием рәтләнеп китте. Әмма бер аягы һәм бер кулы эшләмәде. Минем әти аңа карамастан тегү текте машинкада. Әнием дә бик тырыш кеше иде. Әти белән берлектә кул эшләре эшләп безне киендереп, чиста пөхтә йөрттеләр. Аллаһка шөкер ач, ялангач итмәделәр. Әнием үзе Казан кызы булса да бөтен эшне җиренә җиткереп эшли иде. Урыннары оҗмахта булсын, аларга мең рәхмәтлемен.

1921нче елгы Хәят исемле апам бар иде. Кияүгә чыгып озак тора алмадылар. Авылда бөтен кешене бер гаепсезгә гаепләп йөрүче бер бабай бар иде, сатлык җан. Шул башта апаемның ирен утыртырды төрмәгә 1941нче елны, аннары бер елдан соң апамны ашлык урлаган диеп гаепләп төрмәгә җибәртте. Апам икенче елын төрмәдә утырган чагында, башка төрмәгә күчергән чакта аяклары өшеп вафат булды.

Беренче төрмәсе Казан ягында бер урманның эчендә иде. Биек коймалар белән тотылган. Әле дә хәтеремдә аның янына барган чакларым. Бер барган килеш өч көн рәттән бара идем. Төнге 12гә кадәр аларны эшләтәләр иде. Төнге берләргә кайтып җитәләр. Будкада 20 минут сөйләшергә вакыт бирелә иде. Шуннан апаны алып чыгып китәләр, мин төнге урман эченнән җәяү кайта идем Казан шәһәрендәге туганнарыма. Төнге өчләр була мин аларга кайтып җиткәнче. Кайтып ишек кагуга ипләп кенә кертәләр иде, урын җәелгән була, мендәргә башым тиюгә изрәп йоклап китә идем. Икенче көнне торып көндез апама диеп базардан кирәк яракларны сатып ала идем. Төнгә тагы шул кара урман аша апам янына юл тоттым. Шулай итеп бер гаепсезгә 23 яшендә чит ят җирләрдә ятып калды апамның гәүдәсе.

Иң олы Нурия исемле апам 7 яшендә авыртып вафат булган. Анысын мин хәтерләмим кечкенә булып калганмын.

1926 нчы елгы Фәрит исемле энем. Мин кияүгә киткәчтә өйләнде. Бер кулын сугышта калдырып кайтса да бик тырыш булды, киленебез дә бик сабыр булып, әниемне 102 яшенә кадәр тәрбияләп яшәделәр, - диеп сүзен тәмамлады Әлфия әби.

Нинди батыр йөрәкле кыз була ул, кара урманнар аша төнлә, бүгенге көндә беребез дә бара алмабыздыр. Бүреләр каршыма чыкса минем йөрәгем шартлар иде диеп уйлыйм.

Йөзъяшәр Әлфия әбиебез бүгенге көндә 8 онык, 11оныкчыгына сөенеп яшәп ята. Аңа әле әнисенең дә яшеннән узып, гомер итәргә насыйп итсен иде Аллаһ Тәгалә

Йолдыз Җәләева, Арча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев